Электронная библиотека диссертаций и авторефератов России
dslib.net
Библиотека диссертаций
Навигация
Каталог диссертаций России
Англоязычные диссертации
Диссертации бесплатно
Предстоящие защиты
Рецензии на автореферат
Отчисления авторам
Мой кабинет
Заказы: забрать, оплатить
Мой личный счет
Мой профиль
Мой авторский профиль
Подписки на рассылки



расширенный поиск

Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Хакимов Булат Эрнстович

Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания
<
Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания
>

Диссертация - 480 руб., доставка 10 минут, круглосуточно, без выходных и праздников

Автореферат - бесплатно, доставка 10 минут, круглосуточно, без выходных и праздников

Хакимов Булат Эрнстович. Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания : Дис. ... канд. филол. наук : 10.02.02 Казань, 2005 259 с. РГБ ОД, 61:06-10/207

Содержание к диссертации

Кереш 4

I булек. Галимжан ИбраЬимовньщ татар тел белеме елкэсендвге эшченлегенв гомуми характеристика 16

1.1. Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлеген ейрэнунец гомумтеоретик нигезлэре. 16

1.2. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашлары формалашуда биографик аспект. 21

1.3. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашлары формалашуга Ьэм эшчэнлегенэ тарихи-ижтимагый Ьэм лингвистик ситуациянен тээсире 25

1.4. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашлары формалашуга Ьэм эшчэнлегенэ гыйльми традициялэрнец тээсире. 29

1.4.1. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашларына терки теллэрне гыйльми ейрэну традициялэренец тээсире 29

1.4.2. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашларына Кенбатыш Ьэм Кенчыгыш гыйльми традициялэренец тээсире.. 33

1.4.2.1. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашларына Кенбатыш Европа Ьэм рус тел белеменец тээсире 34

1.4.2.2. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик карашларына гарэп тел белеменец тээсире 35

1.5. Г.ИбраЬимовньщ татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлегенец чорларга буленеше. 37

1.6. Беренче булек буенча нэтижэлэр 45

П булек. Галимжан ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар теленец грамматик тезелеше мэсьэлэлэре. 48

2.1 .Г.ИбраЬимовньщ «Татар сарыфы» Ьэм «Татар нэхуе» хезмэтлэре Ьэм аларныц татар грамматикалары тарихында тоткан урыны. 48

2.2. «Татар сарыфы» Ьэм «Татар нэхуе» хезмэтлэре тирэсендэ лингвистик бэхэслэр 53

2.3.Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар теленец грамматик тезелешен тикшеру 60

2.3.1. Г.ИбраЬимовныц грамматика фэне Ьэм аньщ ейрэну предметы турындагы карашлары.. 60

2.3.2. Г.ИбраЬимовньщ «Татар сарыфы» хезмэтендэ татар теленец суз теркемнэре системасын тикшеру 62

2.3.3. Г.ИбраЬимовныц «Татар нэхуе» хезмэтендэ татар теленец синтаксик тезелешен тикшеру 73

2.4. Икенче булек буенча нэтюкэлэр 79

Ш булек. Галимжан ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар тел белеменец аерым тармаклары усеше ...„ 82

3.1. Галимжан ИбраЬимовньщ татар теленец алфавиты Ьэм орфографиясен камиллэштеру елкэсендэге эшчэнлеге 82

3.1.1. XX йез башында алфавит Ьэм орфография елкэсендэге ситуация Ьэм Г.ИбраЬимовньщ аца менэсэбэте. 83

3.1.2. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ алфавит Ьэм орфография теориясенэ кагылышлы гомуми фикерлэр 85

3.1.3. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар имлясьша тэнкыйди анализ 86

3.1.4. Г.ИбраЬимовньщ орфографик принциплары 89

3.1.5. Г.ИбраЬимов Ьэм татар имлясын камиллэштеру елкэсендэ терле юнэлешлэр арасындагы бэхэслэр.. 93

3.1.6. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар имлясыньщ усеш тарихын тасвирлау 98

3.1.7. Г.ИбраЬимов Ьэм латин алфавитына кучу тирэсендэге бэхэслэр.. 101

3.2. Галимждн ИбраЬимовньщ татар теле терминологиясе елкэсендэге эшчэнлеге 112

3.2.1. Г.ИбраЬимовньщ терминология елкэсендэге теоретик карашлары 112

3.2.2. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ кулланылган лингвистик терминологиягэ анализ. 118

3.2.2.1. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ кулланылган лингвистик терминологиянец генетик катламнары 118

3.2.2.2. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ кулланылган лингвистик терминнарныц ясалышы Ьэмтезелеше 126

3.2.2.3. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ кулланылган лингвистик терминологиядэ синонимия Ьэм купмэгънэлелек куренеше 132

3.2.2.4. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэге лингвистик терминнарныц хэзерге татар тел белемендэ кулланылышы 136

3.3. Галимжан ИбраЬимовньщ татар теле тарихын тикшеру елкэсендэге эшчэнлеге 138

3.3.1. Г.ИбраЬимовньщ терки теллэр усеше турындагы карашлары 139

3.3.2. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар эдэби теленец кулланылыш даирэсе мэсьэлэлэре. 144

3.3.3. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар халкыныц этнонимы мэсьэлэсе 148

3.3.4. Г.ИбраЬимовньщ гомумтюркологик карашлары 149

3.3.5. Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ тел белеме тарихы мэсьэлэлэре. 151

3.4. вченче булек буенча нэтижэлэр 154

Йомгак 159

Шартлы кыскартылмалар 163

Чыганаклар. 164

Библиография.. 170

Кушымта 1. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик хезмэтлэренец тел белеме тармаклары буенча буленеше. 192

Кушымта 2. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик хезмэтлэрендэ кулланылган тел белеме терминнары сузлекчэсе 199

Кушымта 3. Г.ИбраЬимовньщ лингвистик хезмэтлэренэ язылган рецензиялэр Ьэм авторныц аларга жаваплары 213

Кушымта 4. Гыйльми Узэк татар редколлегиясе утырышларыньщ беркетмэлэре.. 239 

Введение к работе

Галимжан ИбраЬимов (1887-1938) — татар халкы тарихында уникаль шэхеслэрнец берсе. Ул беек эдип, твнкыйтьче, публицист, жэмэгать эшлеклесе, купкырлы галим буларак танылган. Аныц мирасы татарларда Ьэм, гомумвн, терки халыкларда гуманитар белемнвр усеше ечен зур кыиммэткэ ия, шул мирасны ейрэну татар филологиясе алдында торган эЬэмиятле бурычларньщ берсен тэшкил итэ.

Галимжан ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлеге аерым игътибарга лаек. Кыска гына вакыт дэвамында ул узен кечле теоретик буларак кына тугел, э бэлки гамэл кешесе, фэнни эшлэрне нэтижэле итеп оештыручы, фэнни табышларны тормышка ашыручы буларак та курсэтте, тел белеменец татарларда чын мэгънэсендэге фэн булып формалашуында зур роль уйнады. Аньщ лингвистик мирасы гомуми тюркология фене ечен дэ кыйммэтле чыганак булып тора. Галимжан Ибрапимов «узенец купкырлы лингвист булуы Ьэм лингвистиканы ижтимагыи тормышныц актуаль проблемаларына органик рэвештэ бэйли алуы белэн хэзерге тел галимнэренэ урнэк булып тора. Аныц бееклеге, тел гыйлеме елкэсендэ дэ классик булуы менэ шуныц белэн ацлатыла да инде» [43, Б. 360].

Тел турындагы фэннец тарихын тикшеру тел гыйлеменец меЬим Ьэм местэкыйль бер тармагы булып усеп житте. Уз уткэненэ эйлэнеп карау Ьэм шул уткэнне гыйльми ейрэну фэннец житлеккэн Ьэм усештэ булуын курсэтэ. Башка барлык фэнни дисциплиналар кебек ук, терки Ьэм татар тел белеме эзлекле усеш тарихына ия Ьэм Ьэрвакыт уткэн тэжрибэгэ таянып эш итэ. Академик А. Н. Кононов сузлэре белэн эйткэндэ: «Телэсэ нинди фэннец тарихын ейрэну аныц уткэн юлы, шушы юлда булган уцышлары Ьэм ялгышлары турында искэ тешереп кенэ калмый, э килэчэктэге эзлэнулэрнец юнэлешен пэм ысулларын да курсэтэ, тикшеренучелэрне элгэрлэре ясаган хаталардан кисэтеп тэ куя еле» (тэржемэ безнеке — Б.Х.) [198, С. 8].

Тел белеме усешенэ куп терле факторлар твэсир итэ. Ижтимагый ситуация, фэннец усеш логикасы, фэнни традициялэр Ьэм башка гомуми объектив себеплер теп роль уйнаган хэлдэ, аерым шэхеслвр эшчэнлегенец эЬэмияте дэ бэялэп бетергесез зур. Холиткеч чорларда гадэттэ шундый беек галимнэр беренче планга чыга, алар фэннец килэчэктэге усеш юнэлешен билгели. Галимжан Ибрашімов та - татар тел белеме тарихында шундый роль уйнаган шэхес. Аньвд фикерлэре Иэм тэкъдимнэре, кайбер очракларда бары тарихи эЬэмиятлэрен генэ саклап калган булсалар да, гаять зур кыйммэткэ ия, уз чорыныц фэнни фикерлэу сферасында, фэнни методологияне нигезлэу мэсьэлэсендэ ул эйдэп баручы галимнэрдэн була.

Хэзерге тел белемендэ кабул ителгэнчэ, теге яки бу галимнец карашлары Ьэм эшчэнлеге фэннец гомуми усешендэ чираттагы этап буларак, галимнец фэлсэфи кузаллаулары Ьэм деньяга карашы белэн тыгыз бэйлэнештэ ейрэнелэ. Тикшерену барышында терле чорда эшлэгэн галимнэрнец фикерлэре арасында дэвамчанлык, аларныц уртак Ьэм аермалы яклары ачыклана, аерым галимнец тел белеме фэненец усешенэ ясаган йогынтысы билгелэнэ. Мондый метод теге яки бу галим эшчэнлегенец тулы картинасын тудырып, аныц фэнни карашларын система буларак тикшерергэ мемкинлек бирэ [ 160, С. 3-4].

Теге яки бу галимнец эшчэнлеген тикшергэндэ, берничэ теп принцип нигез итеп алына. Беренчедэн, тикшеренуче Ьэрвакыт хэзерге заман фэне # кузлегеннэн Г1эм хэзерге заман тешенчэлэре нигезендэ фикер йертэ. Тел белеме фэненец тарихи усеше нэтижэсе буларак, кайбер фикерлэр, теориялэр, кагыйдэлэр ялгыш дип табыла, онытыла, башкалары исэ яца мэгълумат Ьэм методлар ярдэмендэ исбатлана, фэнни системада ныклап урнаша. Исбатланган очракта да, фэнни теориялэр, карашлар тегэллэнэ, башка яклардан ачыклана Ьэм баштагы хэле белэн чагыштырганда шактый узгэргэн була. Шуца курэ • тикшеру теге яки бу галимнец «дерес фикерлэрен» Ьэм «хаталарын» эзлэугэ \ кайтып калырга мемкин, эмма бер куренешне дэ тарихи контексттан аерырга ярамый, пэр галимнец эшчэнлеген уз чоры. ечен алып килгэн яцалыгы кузлегеннэн карап ейрэнергэ кирэк. Г.Ибрапимовньщ татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлегенэ карата танылган телче Нигъмэт Хэким 1928 нче елда болай дип эйтэ: «Бер эсэр пэм шэхесне бэялэгэндэ, аны уз дэверендэгелэр белэн чагыштырып кына бэялэргэ кирэк» [126, Б. 156].

Икенчедэн, купкырлы галимнэрнец эшчэнлегенэ бея биру ечен, тел белеменец терле тармакларына мерэжэгатъ итэргэ туры килэ. Мэсэлэн, Г.Ибрапимовньщ лингвистик эшчэнлеге теоретик пэм гамэли грамматиканы (мэктэп грамматикасын), графика пэм орфографияне, лексикологияне (бигрэк тэ терминологияне), эдэби тел тарихын, туган телне укыту методикасын, аерым терки теллэр усеше мэсьэлэлэрен, беркадэр дэрэжэдэ фонетика Ьэм башка тармакларны да уз эченэ ала. Элбэттэ, олы галимнец бер тармактагы эшчэнлеген генэ дэ монографик планда тирэнтен ейрэнергэ мемкин, лэкин, эшчэнлегенэ гомуми бэя бирер ечен, галимнец hep тармакта башкарган эшлэре исэпкэ алына.

Эченчеден, башка чорда язылган фэнни хезмэтлэрне тикшеру текстологик тегэллекне, эдэби тел тарихына пэм чит теллэр материалына игътибарны талэп итэ. Билгеле булганча, XX йез башында татар халкы язуда гарэп элифбасыннан файдаланган, эдэби телде исэ, бигрэк тэ фэнни стильдэ, гарэп-фарсы алынмалары бик куп булган. Димэк, Г.ИбраЬимов эшчэнлеген тикшерунец башлангыч этабы иске татар язуындагы чыганакларны эшкэртудэн, текстлардагы купсанлы гарэп Ьэм фарсы алынмаларын тэржемэ итудэн гыйбарэт була.

Татар филологиясендэ Г.Ибрапимовны телче буларак ейрэнунен уз тарихы бар, ул татар тел белеме тарихыныц меііим бер елешен тэшкил итэ. Гомумэн, татар тел белемендэ аерым галимнэрнец лингвистик эшчэнлеген тикшеру актуаль тармакларньщ берсе булып оешып килэ, Иэм бу юнэлештэге тикшеренулэрнец уз спецификасы, тупланган тэжрибэсе бар.

Россиядэ тюркология тарихы белэн кызыксыну XIX йез ахырларында ук барлыккакилэ. Терки теллэрне, шул исэптэн, татар телен де ейрэнунец инде шул чорда ук булган бер гасырлык традициясе галимнэрне уткэнгэ борылып карарга этэрэ. 1904 нче елда Санкт-Петербургта басылып чыккан «Очерк истории языкознания в России» китабында татар теле пэм аныц диалектларын ейрэнунец тарихы да карала [161]. В.В.Бартольдньщ махсус китабы шул чор хезмэтлэре арасында аерым урын тота, анда Кенчыгышны ейрэну тарихы гомумилэштереп тикшерелэ [156].

XX йезнец беренче яртысында татар галимнэре дэ бу елкэдэ куп кеч куя, бу чордагы татар вакытлы матбугатында аерым телчелэр, тюркологлар эшчэнлегенэ багышланган мэкалэлэр пэйда була [53; 139]. Г.Ибрапимовныц уз хезмэтлэрендэ дэ татар грамматикаларына тарихи кузэту урнэклэре бар (Татар сарыфлары, 1915). Ул Каюм Насыйриньвд эшчэнлеген тикшерэ, ана тарихи яктан бэя бирэ, 1922 нче елда аньщ мехэррирлегендэ махсус «Каюм Насыйри мэжмугасы» басылып чыга [50]. Димэк, Г.ИбраНимов татар тел белеме тарихыныц бер тармак булып формалашуына да узеннэн елеш кертэ. 1920 нче елларда татар 11эм терки тел белеме тарихына караган тикшеренулэр дэвам итэ [31; 138]. Бу чорда татар тел белеме тарихы белэн махсус рэвештэ телче Нигъмэт Хэким шегыльлэнэ, бу тармакта аныц берничэ мэкалэсе бар [123; 124; 125]. Терки пэм татар тел белеменец тарихын ул Мэхмуд Кашгарыйдан башлап саный, шушы тарихта Г.ИбраЬимовныц урынын да билгели [126].

XX йезнец икенче яртысында тюркология тарихыныц яца баскычка кутэрелуе А.Н.Кононов эшчэнлеге белэн бэйле. Аныц монографик хезмэтлэрендэ Ьэм мэкалэлэрендэ тюркология тарихы местэкыйль фэнни тармак булып житеште [198; 199; 200].

XX йезнец 50 нче елларыннан башлап, гомуми тюркология тарихы белэн параллель рэвештэ, аерым терки халыкларда да тел белеме тарихы ейрэнелэ башлый. Бу елкэдэ эзэрбайждн тел белеме тарихы зур уцышларга ирешэ, эзэрбайжан телчелэренец эшчэнлеген тикшергэн диссертациялэр яклана [148; 196; 231; 155]. Мондый рухтагы тикшеренулэр башка терки теллэрдэ дэ башкарыла [157; 240]. Теге яки бу галимнец лингвистик мирасын тикшергэн вакытта, кардеш халыкларныц галимнэре белэн чагыштыру элеге галимнец эшчэнлегендэ гомуми тенденциялэр пэм сыйфатларны, узенчэлекле якларны билгелэргэ ярдэм итэ.

Сонгы берничэ дистэ елда тюркология тарихын ейрэнудэ Татарстан галимнэренец дэ елеше зур булды. М.З.Зэкиев, Д.Г.Тумашева Ьэм башка галимнэрнец хезмэтлэрендэ тюркология усешендэ Казан университетыньщ ролен тикшеругэ басым ясала [178; 185; 203; 214]. Аерым галимнэрнец лингвистик хезмэтлэре дэ жентеклэп тикшерелэ [204; 227], гомумтюркологик эпэмияткэ ия булган хезмэтлэрнец татар тел белеменэ менэсэбэтедэ ейрэнелэ [182; 112; 226]. Тюрколог галимнэрнец эшчэнлеге турында мэкалэлэр генэ тугел, тэфсилле очерк, аерым китаплар да басылып чыга [238; 239].

XX гасырныц 40 нчы елларыннан башлап, татар матбугатында тел галимнэренец эшчэнлеге турында куп санда мэкалэлэр [23; 24; 39; 87; 118; 119; 136; 137; 141; 245], куренекле телчелэр турында кыскача биографик язмалар басыла [19; 25; 134]. Игътибарныц иц зур елеше К.Насыйрига бирелгэн була, аныц турында берничэ тапкыр махсус жыентыклар чыгарыла, галимнец тел белеме елкэсендэге эшчэнлегенэ дэ бэя бирелэ [22; 37; 88; 118; 119; 153; 245]. Соцгы елларда да андый типтагы язмалар матбугатта басылып тора [162; 163].

Татар тел белеме тарихын эзлекле бер процесс буларак тикшеру узган гасырныц 50 нче елларыннан башлана. 1951 нче елда М.З.Закирова тарафыннан «Татар грамматикасы усенхенэ тарихи кузэту» темасына диссертация яклана [186]. Алга таба берничэ дистэ ел дэвамында татар тел белеме тарихыныц аерым мэсьэлэлэре терле галимнэрнец мэкалэлэрендэ чагылыш таба [35; 91; 147; 164; 165; 223]. Татар телче галимнэренец эшчэнлеген гомумтюркологик аспектта тикшергэн мэкалэлэр дэ деньякурэ [142; 152; 154; 179; 181].

1960-80 нче елларда татар тел белеменец совет чорындагы усешен гомумилэштереп тикшергэн берничэ кулэмле мэкалэ донья курэ [40; 184; 187; 206; 256]. Татар лингвистикасындагы аерым тармакларныц совет чорындагы усешенэ багышланган махсус жыентыклар да басыла [166]. 1917 нче елга кадэрге татар тел белеменэ исэ игътибар азрак бирелэ. Бугенге кендэ татар тел белеме алдында элеге катлаулы процессны монографик планда гомумилэштереп ейрэну бурычы тора.

Шушы бурычны утэу юнэлешендэ сонгы елларда берничэ тикшерену донья курде. Бу яктан И.Г.Мифтахованьщ ике булектэн торган монографиясе эЬэмияткэ ия [207; 208]. Элеге хезмэттэ Ьэм тикшеренученец мэкалэлэрендэ шул чордагы терле татар грамматикаларында суз теркемнэре теориясе Ьэм лингвистик терминология усеше чагыштырып еирэнелэ, шушы процесска гарэп Ьэм рус грамматикалары тээсире исбатлана [209; 211; 213; 228; 229]. Сонгы дистэ ел эчендэ басылып чыккан, татар тел белеме тарихына кагылышлы башка монографик тикшеренулэрдэн Э.Ш.Юсупова, А.К.Медэррисова, Л.М.Рэхимованыц кандидатлык диссертациялэрен атарга кирэк [215; 222; 258].

Аерым галимнэрнец татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлеген системалы рэвештэ тикшеруне максат итеп куйган хезмэтлэр язу татар тел белеме тарихыныц бер юнэлеше булып формалаша бара. С.В.Григорьева, Г.Г.Насыйрова Ііом Г.Ф.Ж амалетдинованыц кандидатлык диссертациялэре шушы юнэлештэ башкарылган [176; 188; 217]. Аларда татар пэм терки тел белеме тарихында мепим роль уйнаган галимнэр ИбраЬим Хэлфин, Каюм Насыйри, Р.С.Газизов эшчэнлегенэ бэя бирелэ. Мэсэлэн, Г.Г.Насыйрованыц диссертациясендэ К. Насыйриныц татар тел белеме усешенэ керткон елеше, аерым алганда, аныц терминология, лексикология, лексикография елкэсендэге эшчэнлеге еирэнелэ, галимнец «ЛэЬжэи татари» сузлегенэ тэфсилле анализ ясала [217]. Г.Ф.Ж амалетдинова хезмэтендэ исэ XX йезнец беренче яртысында эшчэнлек алып барган куренекле методист Ьэм телче Р.С.Газизовныц татар Ьэм рус теллэрен чагыштырып ейрэну системасына Ьэм тел укыту методикасына керткэн елеше тикшерелэ [188]. 2004 нче елда шулай ук Ф.С.Вэлиеваныц М.Корбангалиевныц методик мирасына багышланган китабы денья курде [17]. Шулай итеп, Г. ИбраЬимовныц лингвистик мирасын монографик планда ейрэну шушы тикшеренулэр рэтендэ тел белеменец перспективалы юнэлешен тэшкил итэ.

Г.ИбраЬимовньщ тел белеме елкэсендэге хезмэтлэрен тикшеру галим узе яшэгэн заманда ук башлана. Замандашлары тарафыннан аныц китапларына рецензиялэр, терле мэсьэлвлвр буенча полемик хезмвтлер языла. 1911 нче елда Г.Ибрапимовньщ «Татар сарыфы» Ьэм «Татар нвхуе» исемле двреслеклвре басылып чыгуга, матбугатта аларга бэйле купсанлы мэкалэлэр пэйда, була [14; 64; 82; 94; 120]. 1925 ел башында, Г.Ибрапимовньщ «Имля, тел, эдэбият мэсьэлэлэре» исемле фэнни мэкалэлэр жыентыгы денья кургэч, Г. Рэхим Ьэм X. Вели элеге жыентыкка уз рецензиялэрен язалар [12; 90]. Г.Алпаров та узенец «Шэкли нигездэ татар грамматикасы» дигэн хезмэтендэ Г.Ибрапимовньщ карашларына Ьэм эшчэнлегенэ бея биреп утэ [4, Б. 17, 154]. Билгеле, шушы мэкалэлэрдэ тарихи яктан тикшеру эле мемкин булмаган, алар Г.ИбраЬимов хезметлэренэ замандашлары биргэн бэяне генэ чагылдыра. Шулай да, бу мэкалэлэр узлэре дэ тел белеме тарихы очен чыганак булып тора.

1920 нчы еллар уртасында татар вакытлы матбугатында латин алфавитына кучу белэн бэйле туган пвм Г.ИбраЬимов актив рэвештэ катнашкан полемика материаллары галимнец алфавит Ьэм орфография елкэсендэге карашларын чагылдыра [7; 34; 48; 49; 97; 98; 99].

1928 нче елда Татарстан республикасы хекумэте Г.ИбраЬимовньщ егерме еллык ижат Ьэм хезмэт бэйрэмен уткэрэ. Куптерле чаралар белэн беррэттэн, махсус жыентык та денья курэ [26; 168]. Шушы жыентыкта Г.ИбраЬимовньщ татар тел белеме тарихындагы урыны турында берничэ мэкалэ басылып чыга [13; 92; 126]. Шундыйук жыентык 1928 елда нче Ташкентта да басыла [27], матбугатта терле авторларныц Г.ИбраЬимов юбилеена багышланган мэкалэлэре чыга [1; 55; 117]. Г.Ибрапимовньщ замандаш галимнэре аца узе исэн чакта ук югары тарихи бэя бирэлэр. Мэсвлвн, казакъ эдибе Ьэм телчесе Э. Байтурсунов галимне бетен терки денья ечен эЬэмиятле фигура итеп курсэтэ [8]. Ташкент жыентыгында ул «татар телчелэренэ житэкче» дип аталган [27, Б. 23].

1930 нчы еллар ахырында, репрессиялену сэбэпле, Г.ИбраЬимовньщ гыйльми хезмэтлэре онытыла, шэхси архивы югала. Аньщ бер елеше 1929 нчы елдаук, галим Кырымда дэваланган чакта, хатыны Г.Мехеммэдова тарафыннан Казандагы фатирыннан Дэулэт музеена саклауга тапшырылган була. Соцрак ул юкка чыга, Ьэм 1963 нче елда инде, Г.Мехоммэдова сузлэре буенча, архив та, аныц турындагы документлар да табылмый [73, Б. 205-206]. Кырым чоры архивы исэ галим 1937 нче елда кулга алынганнан соц юкка чыга.

1955 нче елда Г.ИбраЬимовка карата жинаять эше туктатыла, татар телчелэре арасында Г.ИбраЬимовныц лингвистик мирасы белен кызыксыну арта бара. Аныц шушы мирасын кайтаруда Ьэм аны хезерге чорда ейренуне яцадан башлап жиберуде М.Х.Хесэнов хезмэтлэренец роле зур. 1957 нче елда ул Г.Ибрапимовныц тормыш юлы Ьем ижаты турында мекалэ яза [133], э 1964 нче елда беренче монографик хезмэтен бастырып чыгара [129]. М.Х. Хвсэновньщ шушы китабында Г.Ибрапимовныц лингвистик мирасына да игътибар ителэ. 1966 нчы елда А.Шамов мехэррирлегендэ Г.Ибрапимов турында истэлеклэр китабы денья курэ. Бу жыентыкта телче галимнец гамэли эшчэнлеге, фэнни карашлары турындагы мэгълуматны да табарга мемкин [28].

Г.Ибрапимовны телче буларак ейрэну очен М.З.Зэкиев Ьэм В.Х.Хаковныц махсус мэкалэлэре зур эЬэмияткэ ия. 1965 нче елда В.Х.Хаков «Г.Ибрапимов Ьэм татар эдэби теле» исемле мэкалэсен бастыра [114, Б. 84-88]. 1967 нче елда М.З.Зэкиевнец «Галимжан Ибрапимов татар милли эдэби телен устеру юлында» исемле мэкалэсе денья курэ [42]. Шушы галимнэрнец хезмэтлэрендэ алга таба да Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлеге тикшерелэ. М.З.Зэкиев Ьэм В.Х.Хаковныц шушы мэкалэлэренде Г.ИбраЬимовныц лингвистик мирасын ейренунец аерым бурычлары Ьем юнэлеше дэ билгелэнэ [110; 111; 179].

1987 нче елда Г.Ибрапимов эсэрлэренец 8 нче томы денья курэ (VIII). Анда галимнец тел белеме елкэсенэ караган мэкалэлэре, китапларыннан езеклэр урнаштырылган. Г.ИбраЬимовныц лингвистик мирасын ейрену ечен бу зур вакыйга була, куп кене материаллар берниче диете елдан соц яцадан киц фенни ейленешке кайтарыла.

1990 нчы елда С.Ш.Поварисов тарафыннан «Г.ИбраЬимовныц татар эдэби теле усешендэге роле» дигэн темага докторлык диссертациясе яклана [219]. Шушы монографик хезмэттэ классик эдипнец тел осталыгы тикшерелэ, аныц, язучы буларак, аерым сузлэр кулланылышында, фразеология Ьэм тел-сурэтлэу чаралары елкэсендэ татар эдэби теленэ керткэн яцалыгы, телнец лексик hoM грамматик нормаларын эшкэртудэге роле билгелэнэ.

Соцгы елларда Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге фэнни мирасы белэн кызыксынуныц артуы сизелэ. Лингвистларныц терле мэкалэрендэ галимнец фикерлэре искэ алына, махсус мэкалэлэр дэ басылып чыга [29; 218]. Г.ИбраЬимовныц купкырлы гыйльми Ьэм ижтимагый эшчэнлеге башка аспектларда да тикшерелэ. Л.З.Хэкимова 2004 нчы елда «Г.ИбраЬимовныц ижтимагый-сэяси Ьэм тарихи карашларыньщ формалашуы Ьэм эволюциясе» темасына тарих фэннэре буенча кандидатлык диссертациясен яклый [244]. Шулай итеп, бугенге кендэ Г.ИбраЬимовны Иэрьяклап тикшерэ торган махсус бер гыйлем елкэсе формалашып киле.

Мэсьэлэнец барлык узенчэлеклэрен дэ исэпкэ алып, эшебезнец максаты тубэндэгечэ куела: Г.ИбраЬимовнын татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлегенэ тулы Ьэм системалы анализ ясау Иэм татар тел белеме тарихында Г.ИбраЬимов мирасыньщ эЬэмиятен билгелэу.

Максатка ирешу ечен, тубэндэге конкрет бурычлар билгелэнэ:

- Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге мирасын барлау;

- Г.ИбраЬимов карашлары формалашуга Ьэм эволюциясенэ, галимнец татар тел белеме елкэсендэге фэнни-гамэли эшчэнлегенэ тээсир иткэн факторларны ачыклау;

- татар тел белеменец XX йез башында ирешкэн усеше контекстында Г.ИбраЬимовныц лингвистик концепциясенэ хае теп сыйфатларны ачу;

- Г.ИбраЬимовныц татар тел белеменец тубэндэге тармакларындагы эшчэнлеген Ьэм шушы тармаклар усешенэ керткэн елешен тикшеру: татар теленец грамматик тезелешен тасвирлау; алфавит Ьэм орфографияне камиллэштеру; фэнни терминология системасын тезу; эдэби тел Ьэм тел белеме тарихы, тел Ьэм жэмгыять менэсэбэте, терки теллэр гаилэсендэге процессларны ейрэну;

- Г.ИбраЬимов эшчэнлегенец хэзерге татар Ьэм терки тел белеме ечен эЬэмиятен билгелэу.

Тикшерену объекты итеп Г.ИбраЬимовнын лингвистик мирасы алына. Тикшерену предметы - Г.ИбраЬимовнын татар теленец морфологик Ьэм синтаксик тезелешен тикшеру, татар эдэби теле Ьэм тел белеме тарихын ейрэну, алфавит Ьэм орфографияне камиллэштеру, фэнни Ьэм гоктимагый терминология нигезлэрен эшкэрту, татар лингвистикасы буенча тикшеренулэрне оештыру елкэсендэге эшчэнлеге.

Чыганаклар итеп Г.ИбраЬимовнын аерым китап булып Ьэм вакытлы матбугатта мэкалэ рэвешендэ басылып чыккан лингвистик хезмэтлэре, замандашлары тарафыннан язылган рецензиялэр, терле истэлеклэр Ьэм галимнец фэнни биографиясен яктырткан архив материаллары алынды (НА РТ.Ф.Р-3682.0п.1.Д.943). Элеге материалларнын кубесе озак вакыт, фэнни эйлэнештэн тешеп калган хэлдэ, татар филологикжэмэгатьчелегенэ билгесез булды, дистэ еллар буена яцадан басылмады. Тикшеренунец% бер гамэли нэтижэсе буларак, кайбер чыганаклар хэзерге алфавитта фэнни комментарийлар белэн нэшер ителде .[45]. Диссертациянец теоретик нигезен куренекле тел галимнэре Ьэм тюркологлар А.Н.Кононов, Ф.М.Березин, Н.К.Дмитриев, М.З.Зэкиевнец эдэби тел Ьэм тел белеме тарихына багышланган хезмэтлэре тэшкил итте. Г.ИбраЬимов эшчэнлегенец терле аспектларын тикшергэн вакытта, автор М.З.Зэкиев, В.Х.Хаков, Д.Г.Тумашева, Х.Р.Курбатов, Ф.С.Фасеев, И.Б.Бэширова, М.Б.Хэйруллин, СШ.Поварисов, Ф.Э.Ганиев, Ф.М.Хисамова, Ф.ССафиуллина, Г.Ф.Саттаров, Ф.Ю.Юсупов Ьэм башка татар лингвистларыныц фундаменталь хезмэтлэренэ таянды. Галимнец тормыш Ьэм хезмэт юлын ейрэнудэ М.Х.Хэсэнов хезмэтлэре, э башка татар грамматикалары белэн чагыштырмалы-тарихи анализ барышында И.Г.Мифтахова тикшеренулэре нигез булып торды.

Тикшерену методы объектныц узенчэлеге Ьэм куелган бурычлар белэн билгелэнэ. Топ метод буларак Г.ИбраЬимовныц тел белеме елкэсендэ башкарылган хезмэтлэренэ Ьэм гаме ли эшчэнлегенэ комплекслы анализ методы алынды. Тикшеренунец юнэлешен тарихилык Ьэм системалылык принциплары билгелэде. Объектньщ купкырлы булуы сэбэпле, чагыштырмалы-тарихи, тасвирлау, чагыштыру методлары да кулланылды. Тел материалыныц аерым фактлары ешлыгын билгелэу максаты белэн статистик методка да мерэжэгать ителде.

Диссертациянец фэнни яцалыгы Ьэм теоретик кыйммэте тубэндэгедэн гыйбарэт: Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендэге эшчэнлеге беренче тапкыр монографик рэвештэ Ьэрьяклап ейронело, лингвистик мирасы тупланып, системага салына. Тикшерену нэтижэлэре XX йез башы татар тел белеме тарихыньщ вЬемиятле чорын тасвирлый, гомумен, тел белеменен татарларда фон буларак формалашу тарихы Ьем шартлары турында куп мвгълумат бирэ. Диссертациядэ башкарылган анализ килэчэктвге тикшеренулэр ечен зур эпэмияткэ ия, тэкъдим ителгэн методология башка татар телчелэренец эшчэнлеген махсус рэвештэ тикшерудэ файдаланыла ала. Эшнен нэтижэлэре татар Ьэм терки тел белеме тарихы буенча гомуми хезмэтлэр язганда Иэм хэзерге татар тел белеменен актуаль мэсьэлэлэрен тикшергэндэ кулланылырга мемкин.

Тикшеренунец гамэли кыйммэте мэсьэлэнец актуальлеге Ьэм фэнни яцалыгы белэн билгелэнэ. Тикшерену нэтижэлэре югары уку йортларында татар тел белеме тарихын Ьэм хэзерге татар эдэби теле буенча башка теоретик Ьэм практик курсларны укыту ечен материал бирэ. Тикшерену нэтижэлэре нигезендэ, «XX йез башы татар телчелэре», «XX йез башы татар грамматикалары тарихы» Ьэм башка махсус курслар тезелергэ мемкин.

Диссертация кереш, еч булек, йомгак, чыганаклар Ьэм эдэбият исемлегеннэн гыйбарэт. Галимжан ИбраЬимовныц телче буларак эшчэнлеген чагылдырган материаллар - хезмэтлэренец тематик классификациясе, хезмэтлэрендэ кулланылган лингвистик терминнар сузлекчэсе, замандашларныц рецензиялэре Ьэм галимнец фэнни биографиясенэ караган архив материаллары - диссертациягэ кушымта рэвешендэ тэкъдим ителэ.

Беренче булек «Г.ИбраЬимовныц татар тел белеме елкэсендеге эшчэнлегенэ гомуми характеристика» дип атала. Шушы булектэ Г.ИбраЬимовныц лингвистик карашларыныц барлыкка килуе пэм усеше мэсьэлэлэре, эшчэнлегенец чорларга буленеше, юктимагый Ьэм фэнни ситуациянец, терле гыйльми традициялэрнец галимге йогынтысы тикшерелэ.

Икенче булек - «Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар теленец грамматик твзелеше мэсьэлэлэре». Бу булекте Г.ИбраЬимовныц татар теленец граматик тезелешен тикшеругэ багышланган «Татар сарыфы» hoM «Татар нехуе» хезметлеренэ, грамматика мэсьэлелврене багышланган фэнни мэкалэлэренэ анализ ясала, галимнец шул мэсьэлэлэр буенча фэнни полемикада катнашуы, хэзерге татар грамматикасы усешенэ керткэн елеше, аерым мэсьэлэлэрнец чишелеше тикшерелэ.

«Г.ИбраЬимов хезмэтлэрендэ татар тел белеменец аерым тармаклары усеше» исемле еченче булектэ галимнец татар теленец алфавит Ьэм орфографиясен камиллэштеру эшендэ катнашуы, татар теленец фэнни терминологиясен булдыру елкэсендэге хезмэтлэре, татар эдэби теленец тарихы, кулланылыш даирэсе Нэм башка терки теллэр арасындагы урыны турындагы фикерлэре тикшерелэ.

Похожие диссертации на Деятельность Галимджана Ибрагимова в области татарского языкознания